Дата: 27 декабрь 2010 ел
Компания: ИФК компанияләр төркеме
Тройка Диалог ИФК компанияләр төркеменең
вакытлыча буш булган маяларын инвестицияли
ИФК компанияләр төркеме, вакытлыча буш булган акча маяларын инвестицияләү хакында игълан итә. Вакытлыча буш булган маялар белән идарә итү буенча ИФК компанияләр төркеменең финанс киңәшчесе – Тройка Диалог – Россия һәм СНГ ның алдынгы инвестицион компаниясе.
ИФК компанияләр төркеме, вакытлыча буш маяларын, саклап калу һәм керем алу максатыннан инвестицияли. Тройка Диалог ИФК компанияләр төркеменә биржадан тыш базарында инвестицияләү хезмәтен һәм шулай ук пай пайлы инвестиция фондларын сатып алу мөмкинлеген бирә.
Тройка Диалог – СНГ илләрендә эшләүче алдынгы бәйсез инвестицион компания. 1991 елда нигезләнгән компания эшчәнлегенең төп юнәлешләренә кыйммәтле кәгазь белән уздырылучы сәүдә операцияләре, инвестицион-банк хезмәтләре, активлар белән ышанычлы идарә итү, туры һәм венчур инвестицияләре, шәхси инвестицияләр һәм финанслар керә. Мәскәүдән тыш әлеге компания Россиянең 20 шәһәрендә, шулай ук Нью-Йорк, Лондон, Никосия, Киев, Алмата шәһәрләрендә дә бар. Тройка Диалогның клиентлары арасында – Россия һәм халыкара алдынгы компанияләре, финанс институтлары, дәүләт учреждениеләре, шулай ук мөлкәтле шәхси затлар.
Контактный телефон: 8 (8552) 395-141, (843) 519-46-48
Сайт: http://www.domvdolg.ru/
"МИРАС" вексель программасы
Займга заявка
Online белешмә

